В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Хикмәтле дә , бизәкле дә туган тел

21 февраль – Халыкара Туган тел көне буларак үткәрелә. Телебез тормыш-көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше, тел – сабыйлык, изге гаилә тәҗрибәсе, бабаларыбызның үткәне.Башлангыч сыйныф укучылары белән “Хикмәтле дә , бизәкле дә туган тел" дигән әдәби кичә үткәрелде. Укучылар бу истәлекле көннең килеп чыгу тарихы белән таныштылар,табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләрнең дәвамын әйтеп бетерделәр. Укучылар һәр уенда бик теләп катнаштылар. Бу чара укучыларда туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне, телебезнең сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге күрә һәм аңлый белүгә юнәлтелде.