В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

В стране Веселого детства

Быел танылган балалар шагыйрәсе Агния Бартоның тууына 120 ел тула. Юбилей уңаеннан 1-4 сыйныф укучылары өчен «В стране Веселого детства» дигән әдәби кичә үткәрелде.Балалар язучының биографиясе белән, шагыйрәнең балачактан һәркемгә таныш булган иң танылган шигырьләрен искә төшерделәр, Бартоның иҗаты яхшылыкка, дуслыкка, җаваплылыкка һәм бер-берсенә игътибарлы мөнәсәбәткә өйрәтә, дип сөйләделәр. Алар Агния Барто әсәрләрен бик яхшы белүләрен күрсәттеләр. Шигырьләре моннан күп еллар элек язылган булуга карамастан, алар бүген дә актуаль булып кала