Әфганстан- таш кыялар иле
Ел саен 15 февральдә илебездә Әфганстанда хезмәт бурычын үтәгән солдатлар турында искә алу көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан мәктәптә китапханә белән бергә “Әфганстан- таш кыялар иле” дигән тематик кичә оештырылды. Безнең очрашуга әфганчы авылдашыбыз Дмитриев Геннадий Николаевич килде. Ул укучыларга үзләренең кайда, ничек хезмәт итүләре турында сөйләп үтте. Балалар бик кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр. Укучыларга Әфган сугышы турында бик күп мәгълүмат җиткерелде, шигырьләр укылды