В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Муса Җәлилнең әдәби мирасы

Февраль аенда без патриот шагыйребез Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтәбез.1- 4 сыйныф укучылары белән  “М. Җәлилнең әдәби мирасы” дигән әдәби кичә оештырылды. Чараның беренче өлешендә аның тормыш юлына, иҗатына, “Моабит дәфтәрләре” турында кыскача мәгълүмат бирелде. Икенче өлеше тормыш юлы һәм иҗаты буенча эзерләнгән тест  сораулары буенча үткәрелде. Бүгенге тынычлык өчен көрәштә М. Җәлил дә үзенең шигырьләре белән сезнең сафта янәшә атлый. Ул якты һәм матур тойгылар тәрбияли, кешеләрдәге һәм тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра, туган илне яратырга, аңа тугрылыклы булырга өйрәтә.