Интернет челтәрендә иминлек
Халыкара куркынычсыз интернет көне уңаеннан китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Интернет челтәрендә иминлек” дигән танып белү сәгате үткәрелде. Бу чарада аларга Интернет төшенчәсе, балалар челтәрдә мөстәкыйль эшли башлаганчы нинди төп кагыйдәләрне белергә тиешлеге, ата-аналар контроле турында сөйләде. Аеруча балаларның социаль челтәрләрдә үз-үзен тотышына игътибар бирелде. Хакерлар һәм мошенниклар кулына эләгергә мөмкин булган мөһим шәхси мәгълүматны ничек саклау, компьютерны зарарлы программалардан саклау турында аңлатылды. «Компьютер һәм Интернетның уңай һәм тискәре яклары», «Антивируслар” турында «Мин һәм интернет» дигән презентация күрсәтелде һәм ул интернет челтәрендә нинди әһәмиятле кагыйдәләрне үтәргә кирәклеген турында өстәмә мәгълүмат алырга ярдәм итте.