Тукайның тормыш мизгелләре
Тукай – халыкны туплаучы, саклаучы һәм яшәтүче көч ул. Шуңа күрә аны искә алу – турыдан-туры халыкның бурычы. Тукай иҗаты күптән инде халыкара хәзинәгә әверелде. Габдулла Тукайның иҗаты һәм китаплары белән танышып урта яшьтәгеләр катнашында “Тукайның тормыш мизгелләре” дигән китапларга күзәтү ясалды һәм “Тукайны бергәләп укыйбыз” проекты кысаларында Газизова Рәйфә апа аның “Буран” дигән шигырен кычкырып укыды