В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Һәр җәүһәрдә тарих истәлеге”

Китапханәдә туган якны өйрәнү юнәлешендә музейларның төп бурычы булып -туган якның мәдәни һәм тарихи үткәнен саклап калу тора. Халык традицияләренә, мәдәниятнең килеп чыгышына тарту тарихи буыннар хәтерен саклау өчен мөһим. Китапханәдәге халыкның көнкүреше әйберләре буенча эшләнгән  мини- музейында урта яшьтәгеләр белән “Һәр җәүһәрдә тарих истәлеге” дигән чара үткәрелде. Алар бу күргәзмәдәге экспонатлардан туган як, авылның, төрле гаиләләрнең үткәне һәм бүгенгесе, ата – бабаларыбыз тәҗрибәсе, аларның традицияләре, көнкүреше, гореф-гадәтләре, табигый үзенчәлекләре һәм башкалар турында белделәр.