В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Сталинград сугышы эзеннән

1943 елның 2 феврале тарихка Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне буларак кереп калды. 6,7 сыйныф укучылары белән мәктәптә “Сталинград сугышы эзеннән” дигән батырлык сәгате үткәрелде.Чарада балаларга Сталинград сугышының ничек башлануы, сугыш геройлары, балаларның һәм бөтен халыкның Сталинград сугышында күрсәткән батырлыклары турында , Бөек Ватан сугышларында бөек борылыш чоры буларак теркәлгән Сталинград кан коешы турында күп мәгълүмат алдылар, чараны тулыландырып алар презентация карадылар.