Холокост - буыннар хәтере
27 гыйнвар -2005 елдан Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне буларак билгеләнә. Бу 1945 елда совет гаскәрләре тарафыннан Освенцим нацист концентрацион лагерен азат итү датасы. 8 сыйныф укучылары катнашында «Холокост - буыннар хәтере» дигән батырлык сәгате узды. Чарада укучылар истәлекле дата белән таныштылар, презентация карап, Бөек Ватан сугышы вакытында булган коточкыч вакыйгалар, Холокост тарихы белән таныштылар. Россия тарихында һәм Бөек Ватан сугышында концлагерьлар темасының нинди урын алып торуын белделәр, Холокост, Освенцим, Бухенвальд лагерьларында олылар һәм балалар арасында булган сынауларның коточкычлыгы турында белделәр