Ленинград батырлыгы
27 гыйнвар - Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне. 6-7 сыйныф укучылары һәм тарих укытучысы Николаев И.И катнашында “Ленинград батырлыгы” дигән батырлык сәгате үткәрелде. Шул куркыныч 900 көндә ленинградлыларга 125 грамм икмәк кисәге исән калырга ярдәм иткән. Чарада балалар фашист оккупантлары боҗрасында бикләнгән кешеләрнең ничек яшәве, икмәк заводларының ничек эшләве, икмәкне нәрсәдән пешерүләре һәм ни өчен аны «блокадалы» дип атаулары, ризыксыз калган, салкыннан өшеп үлгән балалар турында белделәр. Бай эчтәлекле ”Блокадный Ленинград” дигән презентация карап, ленинградлыларның батырлыгы турында өстәмә мәгълүмат алдылар