В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Кич утыру

Элек-электән һәр милләт үзенең кул эшләренә оста, киң кырлы иҗат кешеләре белән горурланган. Ә эш тәҗрибәсе белән үзара уртаклашу кешеләрне бер-берсенә якынайту, дуслаштыру, татулыкка өндәүнең мөһим бер чарасы булып тора. Урта яшьтәгеләр белән китапханәдә “Кич утыру” дигән фольклор кичәсе үткәрелде.Чарада  кул эшләре остасы Зәкиева Гөлҗифар апаның чиккән кул эшләре файдаланылды.  Чакырылган кунаклар бер берсе белән чигү тарихы, аның серләре, җепләр, чигү энәләре, тукымалар сайларга,  бизәк төшерү турында үзләренең белгәннәрен буенча тщҗрибә уртаклаштылар