В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Ташны ярып үскән гөлләр

Мөхәммәтҗанов Мәгъсүм Абдулла улы — мәгариф хезмәте ветераны, Балтач районында төбәк тарихын өйрәнү буенча күпсанлы китаплар авторы. Якташ язучыбызның   95 яшьлек юбилее уңаеннан урта яшьтәгеләр катнашында “Ташны ярып үскән гөлләр” дигән китапларга күзәтү ясалды. Чарада  күргәзмәдәге китаплар аша Смәел һәм Яңгул балалар йортларында тәрбияләнүчеләр (1942-1960), Балтач һәм Чепья МТСы (машина-трактор станцияләре) тарихы (1930-1990), Балтач районы пионер оешмалары тарихы (1924-1990),Яңгул авылы һәм  Балтач "Сельхозхимия" оешмасы тарихы турында мәгълүмат җиткерелде.