В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Тукай – халкымның бөек шагыйре

Урта яшьтәге китап укучылар белән “Тукай – халкымның бөек шагыйре “ дигән әдәби кичә үткәрелде. Чарада алар “Мәңге сүнмәс йолдыз” дигән китап күргәзмәсе ,шагыйрь турында, аның тормыш һәм иҗат юлында булган  кызыклы фактлар белән таныштылар. Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан Татарстанда «Тукайны бергәләп укыйбыз» республикакүләм проекты кысаларында, Тукайның шигъри мирасын укуга һәм өйрәнүгә багышлап, катнашучылар татар һәм рус телләрендәге әсәрләре дөньясына чумып аның “Ай һәм кояш” дигән шигыре белән таныштылар.