В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Әдәбият ханы -Әмирхан

Фатих Әмирхан иҗаты халык күңеленә бик якын. Аның әсәрләре аша укучы үз-үзен тәрбияли, милләтнең үткәне белән таныша. Ул публицист та, драматург та, прозаик та. Фатих Әмирханның иҗат гомере кыска булса да, аның исемен халык онытмый. Милләт өчен, гади халык өчен янып-көеп яшәгән әдипнең иҗатын онытмау, бу бөек шәхесне зурлау бездән тора. Ф. Әмирханның тууына 140 ел тулу уңаеннан урта яшьтәгеләр катнашында "Әдәбият ханы -Әмирхан " дигән китапларга күзәтү ясалды.