Тукайны бергәләп укыйбыз
Мәдәният министрлыгы тарафыннан "Тукайны бергәләп укыйбыз" республикакүләм акциясе игълан ителде. Ул Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлана.
Акция республика буенча 8 нче гыйнвардан башланып китә һәм шагыйрьнең туган көненә кадәр дәвам итә. Субаш авыл китапханәсе китап укучыларны әлеге акциядә катнашырга чакыра. Китапханәнең актив китап укучысы Алексеева Нәзирә апа Г. Тукайның “Туган тел” шигырен сөйләп бу акциягә кушылды