В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Туган ягым- җәннәт бакчасы

Китапханәдә  туган як, туган авыл тарихын өйрәнүгә дә  игътибар бирелә. Һәр кеше үз тарихын , туган ягының күренекле шәхесләрен, якташ язучыларын  белеп үсәргә тиеш. Балтач районында яшәп иҗат итүче якташларыбызның китапларын  китап укучыларга җиткерү максатыннан якташ язучылар иҗатына багышланган “Туган ягым- җәннәт бакчасы” дигән китап күргәзмәсе эшләп куелды һәм урта яшьтәгеләргә шул китапларга күзәтү ясалды.