Конституция – илнең төп законы
12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Конституция көнен билгеләп үтә. Конституция — төп закон ул. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисадый корылыш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән. Китапханәдә яшүсмерләр белән “Конституция – илнең төп законы” исемле темага күргәзмә куелып, әңгәмә үткәрелде. Чарада бу бәйрәмнең килеп чыгуы турында, Россия Федерациясенең Төп законы – Конституция белән ныгытылган хокукларыбыз һәм бурычларыбыз турында мәгълүмат бирелде.