В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Коррупциягә каршы бергә

Коррупция турында күзаллау формалаштыру; яшьләрдә коррупциягә карата тискәре караш булдыру, шәхеснең кыйммәтле сыйфатларын -намуслылык, әдәплелек тәрбияләү максатыннан яшүсмерләр белән "Коррупциягә каршы бергә”  дигән чара үткәрелде, аларны буклетлар белән таныштырылды.Чара барышында  «Коррупция очрагы турында белсәгез, хәбәр итәр идегезме?», «Коррупциягә каршы көрәш чараларында катнашырга әзерме?» һәм башка сораулар буенча әңгәмә корылды.Мондый чаралар әхлакый культура һәм коррупциягә тискәре мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итә.