В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Хәтерликче батырларны

3 декабрь билгесез солдат көне. Бу көн сугыш вакытында һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү максатыннан үткәрелә. Шул уңайдан урта яшьтәгеләр өчен “Хәтерликче батырларны” дигән батырлык сәгате үткәрелде. Алар Мәңгелек ут, Билгесез солдат төшенчәләре белән таныштылар, китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар, сугыштан кайтмаган кешеләр турында презентация карадылар .