Язмышларга буйсынган җаннар
3 декабрь — Халыкара инвалидлар көне Алар тормышны бик яраталар, тормышның һәр көнен кадерлиләр һәм шатланалар. Нәкъ менә шундый шәхесләр, аларның иҗаты, тормышы белән таныштыру максатыннан китапханәдә урта яшьтәгеләргә “Язмышларга буйсынган җаннар" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләп куелды. Күргәзмәдә физик мөмкинлекләре чикләнгән язучыларыбыз Ф. Яруллин, Г. Сагиров китаплары белән беррәттән, Д. Нәгыймованың Рөстәм Нәбиевның фаҗигале тормышы турындагы “Бөртекләп җыелган гомер”дигән китаплары урын алды. Шулай ук совет чорының классик язучылары Н.Островскийның « Как закалялась сталь» , Б. Полевойның «Повесть о настоящем человеке», В. Короленко « Слепой музыкант», А. Лихановның «Солнечное затмение» әсәрләре укырга тәкъдим ителде