Кузгатмакчы булсаң күңелләрне...
Урта яшьтәге китап укучылар әниләр көне уңаеннан оештырылган “Кузгатмакчы булсаң күңелләрне...” дигән әдәби музыкаль кичә оештырылды. Бу чарада алар ике командага бүленеп торле кызыклы ярышларда катнаштылар, киселгән шигырь юлларын дөресләп җыйдылар, бирелгән сүзләрдән яңа сүзләр һәм кыска шигырьләр яздылар, табышмакларга җавап бирделәр, ноталар буенча җырларны таныдылар . Соңыннан бергәләп чәй өстәле артында кызыклы вакыйгаларны искә алып бик күңелле ял иттеләр.