В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Дустың булмаса эзлә, - тапкансың икән -сакла

Без зур үзгәрешләр чорында яшибез. Чор үзгәрә, халык үзгәрә, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр үзгәрә. Шушы чорда сезне нинди уйлар борчый, күңелегезне нинди күренешләр, вакыйгалар сөендерә, я булмаса, борчый, бимазалый?Дусларыгыз бармы, ышанычлымы? Шушылар хакында   яшүсмерләр белән  ачыктан-ачык сөйләшеп “Дустың булмаса эзлә, - тапкансың икән -сакла” дигән темада әңгәмә үткәрелде. Чара җылы мөнәсәбәтләргә,кешеләрне  хөрмәт итәргә, битараф кеше булмаска, башкаларга авырлык китермәскә, һәрвакыт ярдәм итеп яшәргә кирәклегенә юнәлтелде.Дуслык турында татар халкы үз фикерен мәкальләр аша бик үтемле итеп җиткерә. Чарада барышында без дә яшүсмерләрнең белемнәрен  мәкальләр, әйтемнәр һәм табышмаклар буенча тикшердек.