В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Һәр сырхауга дәва бар

Урта яшьтәгеләр өчен сәламәт яшәүне пропагандалап китап күргәзмәсе эшләп куелды һәм   “Һәр сырхауга дәва бар” дигән китапларга   күзәтү ясалды. Алар гыйлем иясе Әбүгалисинаның дәвалау өлкәсендәге күп төрле авыруларга карата үлән төнәтмәләренең рецептлары, халык медицинасындагы сыналган савыктыру чаралары белән таныштылар.Н. Ромашовның “Дару кабарга ашыкма”,Х.Хэсәнованың “Күзегезне саклагыз”, М. Скурихинның “Дөрес туклану серләре”, С. Михайловның “Саулыгым- байлыгым “ дигән китаплар белән таныштылар һәм үзләренә сәламәтлек өчен кирәкле мәгълүматны алдылар