Дустың үзеңнән яхшы булсын
Дуслык – дөньяда иң кирәкле мөнәсәбәтләрнең берсе. Дуслык булса гына җир шарында тынычлык хөкем сөрә. 1-4 сыйныф укучылары өчен “Дустың үзеңнән яхшы булсын" дигән тематик кичә булып узды. Чара кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләүгә юнәлтелде. Бу чарада без укучылар белән: Нәрсә ул дуслык? Сезнең дусларыгыз бармы? Ни өчен сез дуслашасыз? Дуслыкның нинди төрләрен беләсез? дигән сораулар буенча фикер алыштык, дуслык турында мәкаль- әйтемнәргә һәм табышмакларга җавап таптылар. Соңыннан дуслык турында презентация карадылар