В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Сәламәтлегебез- үз кулыбызда

Сәламәтлекне саклауга багышланган китаплар белән “Сәламәтлек сагында” дигән китап күргәзмәсе эшләп куелды. 6-7 сыйныф укучылары катнашында “Сәламәтлегебез- үз кулыбызда” дигән темада әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә вакытында укучылар белән чисталык кагыйдәләрен үтәү, үз-үзеңне тоту культурасы, сәламәтлекне ничек сакларга икәне, үзләренең көндәлек режимнары турында сөйләштек. Чарабызны тулыландырып  сәламәтлек, чисталык, пөхтәлек турында мәкаль һәм әйтемнәрне чиратлашып әйтештек, презентация карадык