В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Мин үз илемнең гражданины

Татарстаныбыз  бөтен Җир шарына сибелеп яшәүче милләттәшләребезнең дә рухи һәм мәдәни ватаны булып тора.  1992 елның 6 ноябреннән– Татарстан Республикасы Конституциясе көне билгеләп үтелә. Китапханәдә яшүсмерләр  өчен “Мин үз илемнең гражданины” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Чара барышында яшьләребезгә  китапларга нигезләнеп бәйрәм тарихы турында мәгълүмат җиткерелде.Алар  үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар, конституция турындагы белемнәре белән уртаклаштылар.