В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Бердәм булыйк туган илдә

Халыклар бердәмлеге көне Ватаныбыз иминлеге өчен төрле диндәге, төрле милләт халыкларын берләштергән олы вакыйганың кайтавазы ул һәм  Россия дәүләтендә гомер кичерүче 190нан артык милләт вәкилләренең уртак бәйрәме.Без Россиянең кайсы гына өлкәсендә, республикасындагы шәһәр-авылларында яшәсәк тә, безне уртак максатлар берләштерә. Шул уңайдан китапханәдә 6-7 сыйныф укучылары катнашында “ Бердәм булыйк Туган илдә”  дип исемләнгән мәгълүмати-танып белү сәгате уздырылды. Презентациягә нигезләнеп балаларга бәйрәм тарихы турында сөйләнде, китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды