Илнең көче бердәмлектә
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Халкыбызга элек-электән нәкъ менә бердәмлек,татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. Шушы бәйрәм уңаеннан урта яшьтәгеләр катнашында “Илнең көче бердәмлектә” дигән китапларга күзәтү ясалды. Әлеге чарада – Халыклар бердәмлеге көненең нилектән барлыкка килүе, төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге турында сөйләнде.