Тарихта репрессия еллары
Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне ил тарихыннан сызып ташлап булмый торган вакыйгаларга багышланган, чөнки алар күп кенә Россия гаиләләренә кагыла. Бу дата барыбызга да илебез тарихындагы фаҗигале вакыйгаларны искә төшерә. Ул вакытта миллионлаган совет кешеләре, шул исәптән безнең авылдашларыбыз да, сөргеннәр, лагерьлар аша үткәннәр. Китапханәдә яшүсмерләр өчен "Тарихта репрессия еллары" дигән батырлык сәгате үткәрелде. Катнашучыларны сәяси репрессия корбаннары турында "Хәтер китабы" аша таныштырылды, китап күргәзмәсенә кыскача күзәтү ясалды. .