Каз канаты каурый-каурый
Урта яшьтәге китап укучылар белән борынгы йолаларыбызны искә алып “Каз канаты каурый-каурый” дигән фольклор кичәсе оештырылды. Кичә барышында алар каз канаты сыдырдылар, май канаты бәйләргә өйрәнделәр.Аулак өйләрдә җырлына торган һәм борынгы заманда утырмага килгәч уйный торган уеннарны искә алдылар. Күңелле итеп ял иттеләр. Соңыннан бергәләп чэй өстәле артында кызыклы вакыйгаларны искә алдылар.