В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Әдәби көз

Көз-елның матур вакыты, рәссам кебек, табигатьне ачык төсләргә буяп тора. Китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен көзгә багышланган "Әдәби көз" дигән интеллектуаль уен оештырылды.

Балалар көз билгеләре турында күп кенә  кызыклы сынамышлар белделәр, табигать күренешләре турында табышмакларга җавап бирделәр, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, уеннар аша  көзге урман серләрен чиштеләр, соңыннан китапханәгә килә торган журналлардагы башваткычларны чиштеләр.