Ашларыгыз тәмле булсын
Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле ашлар пешергән, үз милли ашлары белән бик бай һәм бөтен дөньяга үз ризыклары белән танылган. Китапханәдә татар аш-су осталарының бик күп төрле ашамлыклары тупланган китаплары буенча «Ашларыгыз тәмле булсын» дигән күргәзмә ясап куелды һәм урта яшьтәге китап укучылар катнашында шул китапларга күзәтү ясалды. Кичәдә алар татар халык ашларының үзенчәлекләре, пешерү серләре белән тәҗрибә уртаклаштылар, яңа рецептлар язып алдылар