В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Балачак хатирәләре

Китапханә-ул китап алырга мөмкин булган урын гына түгел, ә аралашу, иҗат, ял һәм уен өчен дә ачык урын. Бүген өстәл уеннары яңадан заман белән бергә атлый, борынгы уеннар яңадан торгызыла. Өстәл уеннары-эрудицияне үстерү, сүзлек запасын тулыландыру, логик фикерләүне яхшырту өчен менә дигән ысул. Әмма иң мөһиме, өстәл уеннары-ул тере аралашу, актив ял итү һәм бик күп якты тәэсирләр алу мөмкинлеге. Китапханәдә өлкәннәр өчен өстәл уеннары буенча "Балачак хатирәләре"дигән чара үткәрелде. Алар рәхәтләнеп бер- берсе белән аралашып, төрле уеннарда катнашып, чын күңелдән ял иттеләр