В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Компьютер -ул кызык дөнья

Компьютерлар бүген кешенең көндәлек тормышының бер өлешенә әверелде. Шуңа күрә, укый һәм яза белүдән тыш, бүгенге кеше компьютер грамоталылыгының тагын бер төрен үзләштерергә тиеш. Китапханәдә өлкәннәр өчен «Компьютер -ул кызык дөнья » дигән компьютерга өйрәтү дәресе үткәрелде. Чара вакытында алар компьютерның барлыкка килү тарихы, клавиатура, процессор нәрсә ул, тычкан һәм принтер ни өчен кирәк икәнлеге турында белделәр, язарга өйрәнделәр.