В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Йөзләрендә иман нуры- башларында ак калфак

15 октябрь-  Халыкара авыл хатыннары көне билгеләп үтелә. Авыл хатыны диюгә кемнеңдер күзалдына нурлы йөзле әнисе, уңган-булган хатыны, ә кемнеңдер җылы куллы сөйгәне килеп басадыр. Әлеге бәйрәм уңаеннан “Йөзләрендә иман нуры- башларында ак калфак”-дип исемләнгән чарада авылыбызның төрле өлкәдә җиң сызганып эшләгән тырыш авыл хатыннары белән җылы очрашу булды. Кайнар чәй, табын күрке булган бәлеш, гөбәдия  һәм җырлар белән үрелеп барган очрашуга- әниләр берсен берсе уздырып берсеннән берсе тәмлерәк ризыклар әзерләгәннәр иде. Чараның икенче өлешендә аларны китапханәгә килә торган эле алар укымаган яңа китаплар, журналлар белән таныштырылды,кайберләре китапханәнең яңа китап укучылары да булдылар