Укытучы – белем таратучы
Өлкәннәр декадасы һәм укытучалар коне уңаеннан лаеклы ялда булган укытучылар белән табигатьтә , чәй өстәле артында “Укытучы – белем таратучы” дигән очрашу кичәсе үткәрелде.Алар үзләре укыткан чордагы кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр, ул чорның авырлыклары, укытучы хезмәтенең дәрәҗәсе, укучыларның тәртибе, хөрмәте турында, аларны хәзерге заман яшьләре белән чагыштырып хәтирәләрен яңарттылар . Яшьлекләренә кайтып килгәндәй булдылар. Очрашу истәлекләргә бай булды, һәркем үз уй кичерешләре, истәлекләре белән уртаклашты