Өлкәннәрнең көләч йөзе гел көләч булып калсын
1 октябрь көнне Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Хәзер ел саен, алтын көзге чорда без бөтен көчен һәм белемен үз халкына багышлаган, яшь буынга сәламәтлеген һәм яшьлеген биргән кешеләрне хөрмәтлибез . Китапханә, мәдәният йорты, мәктәп һәм авыл җирлеге җитәкчелеге катнашында “Өлкәннәрнең көләч йөзе гел көләч булып калсын!” дигән тематик очрашу кичәсе оештырылды. Чакырылган кунаклар җыр, бию, матур шигырьләр тыңладылар,төрле ярыш- уеннарда катнаштылар, мул табын артында җылы сөйләшү, очрашу , котлаулар белән күңелле ял кичәсе бик җанлы, истәлекләргә бай булып үтте