В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Тормышыбызның күптөрлелеге

Бүгенге көндә  китапханәгә бик кызыклы һәм укучыны җәлеп итәрдәй газета — журналлар килә. Һәр басманың диярлек үзенең укучылары бар. Тарихи мәкаләләр, тирән эчтәлекле әсәрләрне "Казан утлары", "Безнең мирас", "Мәйдан", яки "Мәдәни җомга" дан укыйбыз. Артистлар иҗаты, театрлар белән бик кызыксынучыларыбыз "Сәхнә" журналын көтеп ала. "Сөембикә", "Идел", журналлары, "Ватаным Татарстан"газеталарының да яратып, көтеп алучы укучылары бар.

Бик көчле хатын — кызлар язмышы белән һәрвакыттагыча "Сөембикә" журналы таныштыра.Урта яшьтәге китап укучылар белән көзнең матурлыгына хозурланып, табигать кочагында шушы вакытлы матбугат белән “Тормышыбызның күптөрлелеге “            дигән чарада  газета –журналларга күзәтү ясадык, яңалыклар белән таныштык.