В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Музыка- җанга дәва

Җыр, музыка-кешенең якын дусты, күңел сердәше ул,музыка кешеләрне рухландыра, күңелләрен сафландыра.Яшүсмерләр белән “Музыка- җанга дәва” дигән темада әңгәмә үткәрелде. Чарада файдалану өчен “Халкыбызның иҗади хәзинәләре “ дигән китап күргәзмәсе эшләп куелды.Әңгәмә барышында без музыканың ми эшчәнлегенең мөмкинлекләрен арттырырга сәләтле гади, арзанлы һәм нәтиҗәле чара булуын ачыкладык. Ул йокыны, хәтерне, яхшыртуын һәм кәефне күтәрәрүен, стрессны һәм депрессия симптомнарын киметүен, хәтта авыртуны җиңеләйтә торган яхшы дару булуын белдек. Кеше музыка белән беренче тапкыр кайчан таныша, беренче җырларны кайчан ишеттегез,  кебек сораулар буенча яшүсмерләр үз фикерләре белән уртаклаштылар.