В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Аек акыл- зур бәхет

11 сентябрьдә Бөтендөнья аеклылык көне билгеләп үтелә. Яшүсмерләр катнашында китапханәдә “Аек акыл- зур бәхет” дигән темада әңгәмә булып узды.Чарада- хәмернең зыяны хакында , алкогольгә бәйлелек бүгенге җәмгыятьнең иң зур проблемалары булуы турында сүз барды. . Бу чарада- хәмернең зыяны ,сәламәт һәм аек яшәү рәвешен пропагандылау, начар, зарарлы гадәтләрдән баш тарту, алкоголь кулланудан һәм алкогольгә бәйлелектән котылу юллары  турында аңлату эшләре алып  барылды.  Соңыннан эчкечелек аркасында килеп чыккан фаҗигаләр турында видеоролик күрсәтелде.