В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Казаным-шигъри азаным

Республика көне  уңаеннан китапханәдә  яшьләрдә  Ватанга мәхәббәт, милли горурлык, патриотик хисләр тәрбияләү, аларның республикабыз турындагы белемнәрен арттыру уңаеннан  “Казаным-шигъри азаным” дигән интеллектуаль уен  үткәрелде. Чара вакытында алар “Милли үзенчәлекләр” буенча татар халкының милли бәйрәмнәре, телләре, киемнәре, татар халык ашлары турында белделәр. Республикабызга,  Казан шәһәре турында, әзерләнгән сораулар буенча җаваплар бирделәр,  фикер алыштылар .