В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Күңелле каникуллар

Балаларның каникулларының соңгы көннәрен файдалырак итеп үткәрү, бергәләп матур итеп ял итү өчен китапханәдә өстәл уеннары оештырылды.Чараның максаты бергәләп дус -тату уйнауны, җиңелүне кичерергә өйрәтү, бигрәк тә гаджетларны читкә куеп бергәләп аралашуны оештыру булды. Балалар рәхәтләнеп журналлардагы кроссвордларны чиштеләр, шашка, лото һәм башня уеннары уйнадылар