Россия флагы җиңүләргә әйдәп җилферди
22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Китапханәдә шушы бәйрәм уңаеннан яшүсмерләр өчен “Россия флагы җиңүләргә әйдәп җилферди” дигән темада әңгәмә үткәрелде. Чара барышында Россия Федерациясенең төп символлары - флаг, гимн һәм герб турында сөйләштек һәм Россиянең дәүләт символларының ничек барлыкка килүе, триколор төсләренең нәрсә аңлатуы турында яшүсмерләрнең фикерләрен тыңладык. Яшьләр Россия тарихына багышланган тест сорауларына җавап яздылар.