Сундучок краеведа
Китапханәдә яшүсмерләр һәм 8, 9 сыйныф укучылары катнашында “Сундучок краеведа”дигән викторина үткәрелде.Викторина туган як турында һәм якташ язучылар иҗатына багышланды .Китапханәнең яшь кунаклары уен формасында борынгы көнкүреш һәм бизәнү әйберләрен буенча сорауларга җавап таптылар, киселгән шигырьләрне дөресләп җыйдылар, туган авылларының табигате һәм тарихы турында, атамалар турында күбрәк белделәр. Китап күргәзмәсе аша Балтач районының истәлекле урыннары белән таныштылар.