Китап больницасы
Каникулның бер көнендә балалар белән «Китап больницасы» оештырылды һәм ул аларга уен да, хезмәт тә, яңа белем алу мөмкинлеге дә булды.Чара барышында балаларга китаплар яңадан китап укучыларын сөендерсен өчен аларны ничек "дәваларга" кирәклеген күрсәтелде, китапларга сакчыл караш булырга тиешлеге турында сөйләнде. Балалар бик теләп һәм зур җаваплылык белән китапларны ремонтлауда катнаштылар – тышлыкларны ябыштырдылар, бөгелгән китап битләрен җәйделәр, карандаш белән язылган сызымнарны бетерделәр, битләрне ябыштырдылар. Китапларны ремонтлау белән шөгыльләнгәндә, балалар яңа файдалы эш белән мавыктылар, эшкә теләк һәм кызыксыну белән кушылдылар