Үзеңне наркотикларга бәйләмә
26 июнь көнне Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Яшүсмерләр арасында наркоманиягә каршы профилактика үткәрү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан китапханәдә «Үзеңне наркотикларга бәйләмә» дигән китап күргәзмәсе аша выставка экскурс оештырылды. Анда китапханә фондыннан китаплар, газета – журнал материаллары, белешмәлекләр, буклетлар һәм китапханәнең башка басма материаллары куелды. Яшүсмерләргә зарарлы гадәтләргә каршы ничек көрәшергә, норкотикларның бик аяныч нәтиҗәләргә китерүе турында мәгълүмат бирелде.