В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Свеча памяти

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне.  “Свеча памяти” Бөтенроссия акциясенә без дә яшүсмерләр белән кушылдык, сугышта һаләк булганнарны искә алып шәм кабыздык. Акциянең төп максаты – фашист илбасарларына каршы барган коточкыч сугыш турында хәзерге буынның хәтеренә сеңдерү. Акциягә катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган бабаларыбызны, авылдашларыбызны «Хәтер шәме» кабызып, бер минут тынлык белән искә алдылар.