Халыкара вакыйгалар
Бүгенге көндә китапханәгә бик кызыклы һәм укучыны җәлеп итәрдәй газета — журналлар килә. Тарихи мәкаләләр, тирән эчтәлекле әсәрләрне "Казан утлары", "Безнең мирас", "Мәйдан", яки "Мәдәни җомга" дан укыйбыз. Артистлар иҗаты, театрлар белән бик кызыксынучыларыбыз "Сәхнә" журналын көтеп ала. "Сөембикә", "Идел", "Ялкын" журналлары, "Ватаным Татарстан", "Татарстан" яшьләре" газеталарының да яратып, көтеп алучы укучылары бар.
Бик көчле хатын — кызлар язмышы белән һәрвакыттагыча "Сөембикә" журналы таныштыра. Шушы газета журналлар белән урта яшьтәге китап укучыларны таныштырып, булган яңалыкларны укучыга җиткереп “Халыкара вакыйгалар” дигән мәгълүмат сәгате үтте