В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Җыр керсен күңелгә

Татар халкы элек- электән җырга- моңга хирыс халык. Шатлыгын да , сагышын да җыр аша белдерә ул.Халык җырлары бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң зур мирас ул. Шушы марасны таныту, күрсәтү максатыннан китапханәдә “Җыр керсен күңелгә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде һәм шушы китапларга күзәтү ясалды.Күргәзмәгә татар халыкының җыр китаплары, халкыбыз мирасын буыннан- буынга тапшыручы җырчылар турында китаплар, шулай ук шигырь китаплары куелды