В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Гүзәл Син, минем Россия

12 июньдә илебез мөһим дәүләт бәйрәмен-Россия көнен билгеләп үтә. Бу көн милли бердәмлек, ирек, тынычлык һәм татулык, Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылык символы булып тора.

Шушы бәйрәм уңаеннан укучылар катнашында “Гүзәл Син, минем Россия"дигән әңгәмә-викторина үткәрелде. Чара барышында без илебезнең символларын искә төшердек. Викторина сорауларына җавап биреп, Россия символлары һәм тарихы турында үзләренең яхшы белемнәрен күрсәттеләр. Чара барышында Ватаныбыз, илебезне яратучы һәм горурланучы халык турында җырлар һәм шигырьләр яңгырады.Чара азагында алар Россия турындагы китап күргәзмәсе белән таныштылар.